АКШта татар Сабан туе үтте

Нью–Йорк татарлары милли бәйрәмебез Сабан туен 20 июньдә бәйрәм итте. Шәһәрнең Эйзенхауэр исемендәге паркына 300дән артык татар җыелды. Сабан туенда катнашучыларны

БӘЙЛЕ
2010 Июн 29

27,03 KbНью–Йорк татарлары милли бәйрәмебез Сабан туен 20 июньдә бәйрәм итте. Шәһәрнең Эйзенхауэр исемендәге паркына 300дән артык татар җыелды. Сабан туенда катнашучыларны Татарстанның АКШтагы Вәкиле Равил Нигьмәтҗанов сәламләде. Ул бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләмәсен ирештерде.

Быелгы Сабан туе бигрәк тә күп яшьләрне җәлеп итте, бәйрәм программасындагы милли уеннарны, татар җыр һәм биюләрен дә алар оештырды. Сәйдә ханым Хаҗи, Рокыя ханым Мансур кебек апалар Алсу Гарифуллинаның бәйрәмне җәһәт кенә алып баруына сокланып карап утырганнан соң, яшьләр инде үзләре дә мөстәкыйль рәвештә мәдәни чаралар үткәрә алуына, Америкада яшәп тә татар милли традицияләрен сакларга омтылуына шатлыкларын белдерде.

Сабан туена Американың башка штатларыннан да татарлар килгән иде. Очрашу барышында  хәзер Америкада яшәүче татарларның гомум җәмгыятен булдыруга ихтыяҗ барлыкка килүе турында да сүз булды. Менә Сабан туе узгач, Алсу Гарифуллина Америкадагы татар җәмгыятьләре белән элемтәгә кереп, шушы тәкъдимне җиткерергә җыена. Ул хуплау тапса, 2011 елның апрелендә оештыру җыенын уздыру планы бар. Татарстанның АКШтагы вәкиле Равил Нигъмәтҗанов Америка татар җәмгыяте белән Казан арасында элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәргә әзер булуын әйтте, дип хәбәр итә «Интертат».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе