26-27 июньдә Мәскәүдә «Россия һәм ислам дөньясы: мөселманнарның дуслыгы факторы буларак мәзхәбләрне якынайту» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкъне өйрәнү институты оештырды. 
Конференцияне оештыру һәм үткәрүдә Стратегик һәм сәяси тикшеренүләр үзәге, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифеен үстерү фонды, Ислам мәдәният үзәге, «Мәдинә» нәшрият йорты, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты да катнашты.
Әлеге форум Россиянең Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче булуы торуына биш ел тулу белән дә туры килде. Катаншучыларның барысы да диярлек Ислам конференциясе оешмасына керү Россия өчен уңай күренеш булды, дип билгеләп үтте. Конференциядә чыгыш ясаган Ингушетия президенты Юныс бәк Евкуров бу уңайдан: «Россиядә чит илдән килүче ислам инфесторлары өчен ниндидер ташламалар булдырырга кирәк. Алар Россияне «икенче йортлары» дип кабул итсеннәр. Бу - исламның тагын да үсеп китүенә зур йогынты булыр иде», - дип белдерде.
«Аллаһы Тәгалә кешеләрне, халыкларны төрле-төрле итеп яраткан. Бер-берсе белән аралашсыннар, бер-берсен өйрәнсеннәр өчен. Россия хәзер башка ислам илләре белән аралашулар алып бара. Биредә ил җитәкчелеге - Президент Дмитрий Медведев һәм Премьер-министр Владимир Путинның да тырышлыгы зурдыр, дип билгеләп үтте ислам мәзхәбләрен якынайту буенча аасоциациянең генераль секретаре аятулла Мөхәммәд Али Тасхири.
Форум эшчәнлегенә Россия һәм чит илләрдән танылган дин, сәясәт белгечләрен җәлеп ителгән иде. Конференциядә мәзхәбләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, исламның терроризмга мөнәсәбәте, диннәр дуслыгына ирешү юллары турында бергәләп фикер алышынды, проблемаларны чишү юллары турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Әлеге чыгышлар барысы да киләчәкиә аерым бер китап булып басылып чыгачак, дип белдерә оештыручылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык