Минтимер Шәймиев Малайзиянең элеккеге Премьер-министры доктор Махатхир Мөхәмәдне кабул итте.
Махатхир Мөхәмәд 1981 елдан алып 2003 елга кадәр Малайзиянең Премьер-министры булып эшләде. Ул Минтимер Шәймиев белән 1997 елда Татарстанның беренче Президентының Малайзиягә рәсми визиты вакытындагы хатирәләр белән уртаклашты.
М.Шәймиев доктор Мөхәмәдкә республикага визиты өчен рәхмәт белдерде. «Дөнья күләмендә сәясәт белән шөгыльләнүегезне дәвам итүегез хөрмәт уята. Бүген дөньяда катлаулы икътисади, сәяси процесслар бара, кешеләр сезнең киңәшкә һәм сезнең ярдәмгә мохтаҗ», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе.
Махатхир Мөхәмәд хәзер мәкаләләр, китаплар язуын һәм дөнья буйлап йөреп лекцияләр укуын белдерде. «Хәзер Татарстан белән кызыксыну артты, минем барысын да үз күзләрем белән күрәсем килде», – диде ул.
Очрашуда ТР Президентынң Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов та катнашты, дип хәбәр итә, ТР Президентның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде