Иртәгә «Сөләйман» мәчетендәге мөслимәләр лагеренда ябылу тантанасы

30 июньдә, ягъни иртәгә «Сөләйман» мәчетендә эшләп килүче мөслимәләр лагеренда ябылу тантанасы булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Лагерьда кызлар 20 көн булды.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 29

30 июньдә, ягъни иртәгә «Сөләйман» мәчетендә эшләп килүче мөслимәләр лагеренда ябылу тантанасы булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Лагерьда кызлар 20 көн булды. Әлеге аланның үзенчәлеге шунда: биредә сәламәт балалар белән бергә күзләре күрмәүче кызлар да ял итте. Балалар алан дәвамында ислам нигезләрен үзләштерде. Аларны мөгаллимәләр намаз, Коръән уку серләренә, гарәп теленә өйрәттеләр.

Ябылу тантанасына кунакка Рәшидә абыстай Исхакый, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина, ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина киләчәк. Кичәдә кызлар аларга ислам буенча туплаган белемнәрен күрсәтәчәк, алдан әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим итәчәк.

Сүз уңаеннан, кызлар өчен аланда укудан тыш шактый бай ял итү программасы да каралган иде. Туташлар Казан зоопаркына барып, лекция тыңладылар, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан Кол Шәриф мәчетендә, музейларда булып кайттылар. Елга порты җитәкчелеге исә кызлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырды. «Кырлай» паркында ял итү, урманга экскурсиягә бару, «Мисс мөслимә» бәйгесендә катнашу да кызларның хәтерендә озак сакланыр әле.

Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов бу уңайдан,  гадәти балалар белән язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның бергә ял итүе зур мәгънәгә ия, дип белдерде. Авыру балалар җәмгыятьтә үзләрен ким итеп тоймасын өчен аларны сәламәт балалар белән аралаштыру бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, 10 июльдән шушындый ук лагерьда егетләр ял итәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе