Мисырдагы иң эре кәрәзле элемтә операторларының берсе кулланучыларга яңа хезмәт тәкъдим итә. «Хак юл» дип аталган хезмәт Мисырга кунакка килүчеләргә  тиз арада кирәкле урынны табарга ярдәм итәчәк. Әмма әлегә хезмәт гарәп телле кулланучыларга гына исәпләнгән.
Яңа хезмәт гамәлгә кертелгәч, кесә телефоныннан 140 кыска номерын җыеп, тәҗрибәле гидлар белән элемтәгә керергә мөмкин булачак. Алар сезгә кирәкле җиргә илтүче иң кыска маршрутны сайлап бирәчәк, кирәкле бинаны эзләп табарга ярдәм итәчәк. «Операторлар абонентлар белән алар кирәкле урынны тапканчы сөйләшәчәк. Адашмас өчен алар тирә-юньдәге биналар, һәйкәлләр турында да мәгълүмат биреп барачак. Абонентларга үзләрен көчсез, ялгыз итеп хис итмәс өчен бу бик мөһим», - дип белдерде әлеге проектны тормышка ашыручыларның берсе Кәрим Тантави. Аның сүзләренчә, әлеге хезмәтнең электрон навигаторлардан төп аермасы шунда: биредә һәрбер шалтыратучыга аерым якын киләләр.
Яңа хезмәт иң элек Мисырның эре шәһәрләрендә гамәлгә кертеләчәк. Бик тиздән Каһирә, Александрия кунаклары әлеге хезмәттән файдалана алачак.
Әлеге хезмәтне булдыру кәрәзле элемтә компаниясендә эшләүче яшьләрнең башына килгән. Соңгы елларда Мисырда туризм бик көчле темпларда үсеш ала. Ял итәргә килүчеләр исә тишле мәгълүматны вакытында ала алмыйча интегә икән. Яңа хезмәт кертелү аларга уңайлырак һәм файдалырак булачак, дип белдерә РИА «Новости» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык