25 июньдә Казан федераль университетында «Татарстанда дини күптөрлелек - шансмы, проблемамы?» дип аталган «түгәрәк өстәл» артында бәхәс үткәрелде. Аны Германия Федератив республикасының сәяси белем бирү федераль үзәге оештырды.
Бәхәстә Православие рухи семинариясе проректоры Сергей Кузьмин, ТР мөфтиенең дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов, Рим-Католик чиркәве җитәкчесе Диогенес Уркиза, КФУның немец теле кафедрасы доценты Ольга Донецкая һәм Казан университетының дин белеме кафедрасы доценты Александр Токранов, университет укытучылары, дин белгечләре, студентлар катнашты.
«Дини хисләр кешедә бик көчле була. Татарстан исә диннәр арасындагы дуслыкның уникаль үрнәге. Дүрт гасырдан артык без шушындый дуслык-туганлык шартларында яшибез. Никахларның 30 проценттан артыгы катнаш. Бездә тыныч кына сөйләшеп торучы мөфти, рухани һәм раввинны күрергә мөмкин. Бездә диннәр арасында аралашу бар. Шуңа күрә бер генә дин өскә куелмый. Барысы да бердәй шартларда үсеш кичерә», - дип белдерде Вәлиулла хәзрәт Якупов.
«Ниндидер дингә ышану яки ышанмау - һәркемнең шәхси эше. Бу уңайдан Татарстанда ниндидер дин тарафдары булучыларны кире кагу очраклары күзәтелгәне юк. Дини фанатиклыкка бирелүчеләр яки бер чиктән икенче чиккә ташланучылар гына дошманлаша», - дип Вәлиулла хәзрәтнең сүзләрен Сергей атакай да хуплады.
«Католик динен тотучылар Казанда бик күп түгел. Алар арасында экстремистлык очраклары да күзәтелми. Ниндидер каршылыклар дини белем җитмәгәндә килеп чыга. Безнең Казан бик демократик шәһәр бит. Мисал өчен, Европада католиклар беркайчан да мәчеткә кермәячәкләр, ә биредә мин студентларым өчен мәчеткә дә, православие чиркәвенә ә алып барам», - дип сөйләде Диогенес Уркиза атакай.
Сөйләшү вакытында дини белем бирү проблемалары, диннең сәясиләшүе турында да бәхәсләр булды. Алар дустанә атмосферада үтте. Биредә һәр кешенең фикере тыңланды, бер мәсьәләгә карата төрле карашлар тыңланды. Оештыручылар мондый очрашулар алга таба диннәр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытыр, дигән өметтә кала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде