Үткән ялларда Сабантуйлар Казанда гөрләп узган иде. Бу атнаның шимбәсендә Россиянең Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Оренбург, Красноярск (һ.б.) төбәкләрендә милли бәйрәмнәребезне үткәрәчәкләр. Ә Россиядәге төп Сабантуй быел, билгеле булганча, Удмуртия Республикасы башкаласы – Ижевскида оештырылачак. Бөтен ил буенча сибелеп яшәүче милләттәшләребезне Ижевск Сабан туе мәйданына 3 июльдә җыячак.
Федераль Сабан туен ижаулылар 2 июльдә үк башлап җибәрә. Бу көнне Ижевскида 10 июньнән бирле дәвам итүче «Удмуртиядә татар мәдәнияте һәм сәнгате айлыгы» кысаларында, Удмуртия Милли музеенда Татарстан Милли музее фондларыннан алынган экспонатлардан торучы «Татар декоратив–гамәли сәнгате» күргәзмәсе, ә шәһәр кинотеатрларында Татарстан кинофильмнары тәкъдим ителәчәк. Кич белән Удмуртия Президенты Дәүләт опера һәм балет театрында Сабантуй кунакларын кабул итәчәк, биредә Удмуртия һәм Татарстан сәнгатькәрләре концерты узачак.
3 июльдә Сабан туе тантаналы төстә шәһәрнең Киров исемендәге паркында ачылачак. Киров паркы территориясендә Удмуртия һәм Татарстанның халык һөнәрчеләре һәм шулай ук урта һәм кече эшмәкәрләре күргәзмә–ярминкә әзерлиячәк. Ат чабышларын карарга яратучыларны шәһәр ипподромында көндезге 2дә көтәчәкләр.
Сабан туе кунакларын сәгать көндезге 11дә «Купол» стадионында сәламлиячәкләр. Сәхнәдә кичке сәгать 4кә кадәр бәйрәм концерты, ә мәйдан уртасында милли көрәш барачак.
Парктагы буа янында исә Татарстанның Түбән Кама шәһәре сәнгатькәрләре концерт сәхнәсен һәм ярышлар мәйданын корып җибәрәчәк. Түбәнкамалылар биредә Сабан туена килүчеләр өчен баганага менү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, су тулы чиләк–көянтә белән йөгерү кебек халык һәрвакыт яратып катнаша торган ярышлар үткәрәчәк. Балалар өчен махсус Сабан туе мәйданы балалар аттракционнары янында оештырылачак.
Сабан туе программасы болар белән генә тәмамланмый. «Купол» стадионында көрәш һәм башка ярышларга нәтиҗәләр ясалганнан һәм бүләкләр тапшырылганнан соң, Ижевскиның «Спартак» халык иҗаты үзәгендә кичке сәгать 8дә «Кичке Сабантуй», ә кичке сәгать 10да «Авиатор» клубында «Кичке уеннар» башланачак, дип хәбәр итә «Интертат».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык