Балтач районының Борбаш авылында мөселман Сабан туе узды. Анда районның бөтен авылларыннан, шулай ук Кукмара, Саба һәм Арча районнарыннан кунаклар катнашты. Мондый мөселманча Сабантуй Балтачта инде икенче тапкыр оештырыла. Үткән ел ул Карадуган авылында булган иде.
Сабантуйда катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук район җитәкчелеге сәламләде.
Быел Сабантуйда җәйге лагерьлар эшләгән авыллардан балалар бигрәк тә теләп катнашты. Бөтенесе бергә 600дән артык бала җыелды. Ярышлар кызлар арасында – аерым, малайларныкы аерым узды. Көрәштә җиңү яулаучылар өчен ике сарык бәрәне дә әзерләнгән иде. Сабантуйда катнашучылар бергәләп җәмәгать намазы да укыды. Намаз вакытында яңгыр яусын иде, дигән теләкләр дә яңгырады, дип хәбәр итә Islamrt.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык