26-27 июньдә Чаллы шәһәрендә Рузалин Хәмидуллин белән Хадия Шәңгәрәеваның кызыл туйлары булды. Рузалин Чаллы шәһәрендә генә түгел, Татарстанда да билгеле егет. Чөнки ул кул көрәше (армреслинг) буенча биш тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, сигез тапкыр Татарстан чемпионы булып калаган батыр. Чемпионнар гаиләсендә үскән егет (аның әтисе, әнисе, энесе дә кул көрәше буенча танылган спорт осталары) тормыш иптәше итеп Исмәгыйль һәм Мәрьям Шәңгәрәевләрнең кызы Хадияне сайлады.  
Килен дә төшеп калганнардан түгел. Ул Рәшидә Исхакыйның оныкчыгы. Рәшидә ханым өчен бу туй - илленчесе икән. Моңа кадәр ул балаларын, оныкларын, оныкчыкларын 49 тапкыр кияүгә биргән, өйләндергән булган. Хадиянең әбисе Фирдәвес Шәһмәмәтова Рәшидә ханымның олы кызы булып чыга.
Туй тантанасы бик купшы итеп оештырылган. Ул барлык мөселман йолалары һәм татар халкы традицияләрен дә исәпкә алып үткәрелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык