Пакистанда исламга каршы материаллар чыгып баручы сайтларны тыю турында закон кабул ителде. Ил хөкүмәте 7 сайтны рәсми күзәтү астына алу турында хәбәр итә. Алар арасында Google, Yahoo һәм YouTube кебек эзләү системалары да бар. Комитет шулай ук моңа кадәр исламга каршы язмалар эленгән тагын 17 сайтны да күзәтү астына алган.
Телекоммуниацияләр буенча дәүләт комитеты әгъзасе Кәрам Мехрана сүзләренчә, түбәндәге сайтлар рәсми рәвештә дәүләт күзәтчелегенә алыначак: Google, Yahoo, MSN, Hotmail, Amazon, Ping һәм YouTube. Бу сайтлар гына түгел, ә аларга ясалган сылтамалар да тикшерелеп барылачак. Исламга каршы материаллар эленгән очракта, әлеге сайтлар суд карары нигезендә ябылачак.
Сүз уңаеннан, үткән айда Facebook сайты вакытлыча ябылган иде. Чөнки анда Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатура конкурсында катнашырга чакыручы төркем барлыкка килгән иде. 2008 елда исә YouTube сайты да вакытлыча ябылып торган иде, дип хәбәр итә «IslamNEWs.ru».
(Фото «IslamNEWs.ru» сайтыннан алынды)

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде