Ростов өлкәсенең Зверево шәһәрендәге каты режимлы 1нче төзәтү колониясендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Хәзер ислам динен тотучы егетләр биредә намаз укый алачак.
Намаз уку бүлмәсен ачу тантанасында Ингушетиянең Ростов өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллегеннән делегация, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация шурасы вәкилләре, колония җитәкчелеге һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Җаваплыкка таптылып, җәза үтүче мөселманнар биредә җәмәгать намазы укыдылар, вәгазь тыңладылар. Алар әлеге намаз уку бүлмәсен булдыруда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерде.
Ростов өлкәсендәге колонияләрдә бу өченче намаз уку бүлмәсе икән. Моңа кадәр Батайск шәһәрендәге 15нче колониядә һәм Новочеркасски шәһәрендәге 14нче колониядә намаз уку бүлмәләре ачылган булган. Быел 398/2 һәм 389/10 нчы колонияләрдә җәза үтүче мөселманнарга да намаз уку мөмкинлеге булдыру күздә тотыла. Чөнки биредә мөселманнарның саны 25тән арта икән.
Сүз уңаеннан, бүген Ростов өлкәсе колонияләрендә 250 тирәсе мөселман егете җәза вакытын тутыра, дип хәбәр иә «IslamRF.Ru»

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде