«KAZANSUMMIT-2010»: Казан - ислам үзәге

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ачылган «KAZANSUMMIT-2010» - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

27,3 KbБүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ачылган «KAZANSUMMIT-2010» - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге халыкара оешма белән илебезнең хезмәттәшлеген җәелдерү өчен Татарстан уртак башлангычларда әйдәп баручы ролен башкара, Россиядә үзара мөнәсәбәтләрне яңа югары дәрәҗәдә тотарлык проектлар гамәлдә, мәсәлән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме, Гомумроссия ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һ.б.

Шулай ук Татарстанда әһәмиятле вакыйгалар, халыкара форумнар уздырыла, дип искәртте Президент. Әйтик, нәкъ менә Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, 2008 елда мөселман мәгарифе сыйфаты һәм гуманитар мәсьәләләргә багышланган Ислам дөньясы фәннәр академиясенең XXVI фәнни конференциясе уздырылды, быел «Алтын мөнбәр» VI Халыкара мөселман киносы фестивале булачак. Шулай ук Казан ислам финанслары һ.б. кебек актуаль темалар буенча киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә бара: дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эшлекле даирә кешеләр, шул рәвешле, якыннан аралашканнан соң, җитди проектлар барлыкка килә, бу юнәлештә эш бара, диде Р.Миңнеханов һәм хезмәттәшлек итүләре, инициативаларны күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен ислам дөньясының җитәкче даирәләренә, дипломатик хезмәт әһелләренә аерым-аерым рәхмәт белдерде.

Ислам конференциясе оешмасының әгъзасы булмаган ил территориясендә беренче тапкыр үткәрелә торган чара бу, дип, ТР Президенты Р.Миңнеханов II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын уздыру урыны итеп Татарстан сайлануы очраклы гына түгеллеген аңлатты: хәзерге Татарстан территориясендә моннан 11 гасырдан артык вакыт элек Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Россиядә беренче тапкыр ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Шуңа күрә, ислам илләре белән уртаклыкларыбыз шактый күп, болар, аеруча, мәдәнияткә, дини традицияләргә кагыла, дип, Президент Татарстанның Россия киңлегендә үсештә булган төбәкләренең берсе булуын, ил күләмендә сәяси тотрыклылык, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек һ.б. мәсьәләләрдә беренче «унлык»ка керүен искәртте һәм республиканың сәнәгати, икътисади куәте, транспорт инфраструктурасы, табигый байлыклары белән таныштырды.

Казанда 500ләп вәкил катнашында үтә торган II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын исә коммерциягә нигезләнмәгән Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды оештыра, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе