Малайзиядә иң яхшы яшь имамны сайлыйлар

Малайзия телевидениесендә «Яшь имам» дигән реалити-шоу бик популяр икән. Беренче карашка, әлеге тапшыуның бер үзенчәлеге дә юк кебек: купшы киенгән 10 катнашучы егет, аларга төрле

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

Малайзия телевидениесендә «Яшь имам» дигән реалити-шоу бик популяр икән. Беренче карашка, әлеге тапшыуның бер үзенчәлеге дә юк кебек: купшы киенгән 10 катнашучы егет, аларга төрле биремнәр бирелә, һәр турдан соң берәр катнашучы уеннан төшеп кала. 

Әмма җиңүче егет башка реалити-шоулардагы кебек 1 миллион доллар отмаячак. Җиңүче егеткә Согуд Гарәпстанындагы университетта уку өчен стипендия түләнәчәк, Куала-Лумпур мәчетендә урын биреләчәк. Шулай ук җиңүче бушка Хаҗ сәфәренә бара алачак. Катнашучыларның чыгышын бер генә жюри - Малайзиядә танылган мөфти Хәсән Мәхмүд бәяли. Тапшыруның тамашачылары исә көннән-көн арта бара икән.

InoPressa хәбәр итүенчә, конкурста катнашучылар бер ай дәвам иткән кастинг нәтиҗәсендә сайлап алынган. Алар арасында студентлар да, төрле фирма һәм банк хезмәткәрләре дә бар. Егетләр барысы да Коръән сурәләрен бик матур иттереп укый, ислам нигезләрен белә, эрудицияле. Шулай ук иң яхшы имам булырга теләүчеләне география буенча да сынап караганнар. Аларның сөйләү осталыкларын тикшерергә дә онытмаганнар: сайлап алу турында егетләр НЛОлар һәм экология турында сөйләргә тиеш булган.

Тапшыру вакытында егетләрне төрле очракларда сынап карыйлар. Мисал өчен, беренче тапшыру вакытында аларга мәетне күмәргә әзерләргә кушылган булса, икенче тапшыруда аларга урам яшьләрен ислам дине белән кызыксындыру бурычы куелган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе