Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары 29 июньдә Малайзиянең элекке премьер-министры Махатхир Мөхәммәд белән очрашачак. 23 ел дәвамында бу вазыйфаны башкарган шәхес белән очрашу университетның төп бинасындагы актлар залында 10.00 сәгатьтә үтәчәк. 
Махатхир Мөхәммәд 1925 елның 20 декабрендә укытучы гаиләсендә туган. Югары белемне Сингапурда алган. Махатхир әфәнде медицина факультетын тәмамлаган. Сәясәткә ул 1964 елда килә. бу елда ул парламент депутаты итеп сайлана. Озак еллар буе ул хөкүмәттә эшли: башта 1974 елга кадәр мәгариф министры булып тора, ә 1981-2003 елларда ул премьер-министр вазифасын башкара.
Махатхир Мөхәммәд җитәкчелегендә Малайзия хәтта катлаулы кризис чорында да аякта нык басып тора. Алай гына да түгел, аграр икътисадлы илдән ул «Азия юлбарыслары»ның берсенә әйләнә. Бүген Махатхир әфәнде GAPID оешмасын җитәкли. Әлеге оешма үсеп баручы илләрне кирәкле практик күнекмәләргә өйрәтү һәм аларның үсешен тизләтүгә ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Махатхир Мөхәммәд Казанга KAZANSUMMIT 2010 форумында катнашу өчен килгән

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык