Түбән Кама шәһәрендә 2 ир-ат экстремистлык рухындагы китаплар тараткан өчен җаваплылыкка тартылды. Халыкка китап тәкъдим итеп йөрүче ирләр икесе дә «Йәһвә шаһитләре» оешмасына карый икән. «Шаһитләр» өйдән-өйгә йөреп, Түбән Кама халкына китап таратканнар. Алар алдан билгеләнгән маршрут буенча эш иткәннәр, китап тапшырган һәр кешенең төгәл адресын, исем-фамилиясен язып барганнар.
Халыкка таратылган китап исә үткән ел ук тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән булган. Махсус комиссия аның эчтәлеге кешеләрне экстемистлыкка өнди, диннәр арасында каршылыкларга китерердәй, дип тапкан.
Ни өчен әлеге китапларны халыкка таратуларын, нигә аларның һәрберсенең исем-фамилиясен язып баруларын хөкемгә тартылучылар судта аңлата алмаган. Ахырга кадәр алар үз гаепләрен дә танымаган. Ирләрнең гаепләре шаһитләр биргән күрсәтмәләр аркасында гына расланган.
Гаепләнүчеләрне суд административ җәзага тарткан. Аларга штраф салынган һәм китаплары әйләнештән алынган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык