Иран гуманитар йөк төягән корабларын Газага җибәрмәячәк. Бу турыда Решт шәһәрендә үткән матбугат конференциясе вакытында ниятләнгән акцияне оештыручыларның берсе Хөсәен Шәех-әл-Ислам хәбәр итте, дип яза «NEWSru» мәгълүмат агнтлыгы. 
Моңа кадәр матбугатта 26 июньдә (кайбер мәгълүматлар буенча - 27 июньдә) Ираннан Газага гуманитар йөк төягән кораблар җибәреләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Интернетта: «Ул Газага ике атнадан барып җитәр дип көтелә. «Газа балалары» дип аталган корабка 1100 тонна йөк төялгән. Экипаждан тыш, корабка тагын 10 пассажир алыначак», - дигән хәбәрләр күренде.
Әмма Хөсәен Шәех-әл-Ислам әфәнде әйтүенчә, кораблар юлга 3 июльдә кузгалырга тиеш булган. Әмма Израиль тарафыннан кертелгән яңа чикләүләр нәтиҗәсендә Иран җитәкчелеге гумантар йөк төялгән корабларны юлга чыгарудан бөтенләй баш тарткан. Шулай да Хөсәен әфәнде Газа халкы өчен тупланган гуманитар йөк ничек булса да оккупацияләнгән территориягә илтеп җиткереләчәк, дип белдерде. Әмма моның ни рәвешле башкарылачагын ачыклап тормады. Матбугат конференциясендә шулай ук Израиль халыкара оешмаларның сүзенә колак салыр һәм Газадагы блокада өзелер, дигән фикер әйтелде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык