Майонез хәләл буламы: Татарстан компанияләре "хәләл" өчен бәхәсләшә

«Эссен Продакшн АГ» компаниясе Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә «Хәләл» маркировкасын куллануның законга сыешлыгын суд аша тикшертәчәген белдертте. Компания «Казан май

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

31,33 Kb«Эссен Продакшн АГ» компаниясе Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә «Хәләл» маркировкасын куллануның законга сыешлыгын суд аша тикшертәчәген белдертте. Компания «Казан май комбинаты»ның (КМК) 2009 елдан башлап «хәләл» маркировкасы белән кетчуп һәм майонез җитештерүен законсыз дип саный. КМК җитештерә торган продукция Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл»  комитеты тарафыннан сертификацияләнгән. «Махеевъ» майонезын җитештерүче «Эссен Продакшн АГ» компаниясе (Казан май комбинатының көндәше) хәләл булмаган майонез бөтенләй дә була алмый, ә «Хәләл» маркасы исә аларга законсыз рәвештә өстенлек бирә,дип исәпли. 

«Бизнес-Онлайн» электрон газетасы хәбәр итүенчә, Монополиягә каршы федераль хезмәт, аңлатмалар сорап, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйга мөрәҗәгать иткән. «Эссен Продакшн АГ» компаниясенең әйдәүче юристы Айгөл Гайфуллина әйтүенчә, болайга китсә,  «Хәләл» сертификатын кадакларга да бирергә мөмкин, чөнки аларда мөселманнар өчен тыелган берни дә юк. Классик рецептлар буенча җитештерелә торган майонезда берничек тә хәрәм кушылмалар була алмый, дип саный белгеч. Шуңа күрә КМК җитештерә торган майонезга «хәләл»сертификаты бирү ирекле көндәшлекне боза.

Майонезлар җитештерүче өченче оешма – «Счастливые времена» ҖЧҖ (алар «Ермак», «Обжорка» майонезларын җитештерә), үз чиратында, хәләл майонез  хәрәменнән спирт булмавы белән аерыла, дип исәпли.

Россия Мөфтиләр советының «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге директоры Җәгъфәр Газизбаевның IslamRF.Ru порталына аңлатуынча, хәләл төшенчәсенең кануни һәм юридик аңлатмалары бар. Шәригать ягыннан караганда, хәрәм булмаган бөтен әйбер хәләл була. Юридик яктан исә барысы да катлаулырак. Монда шәригать кануннарына Россия һәм халыкара нормалар да өстәлә. Мәсәлән, 2002 елдан Россиядә «Хәләл» Халыкара стандартлары гамәлдә йөри. Аның нигезендә үз продукциясен хәләл дип игълан итүче оешмалар дини оешмалар тарафыннан сертификатлаштыру үтәргә тиеш. Моннан тыш, сертификатлаштыру процессын, товар сыйфатын стандартлаштыручы Россия законнары да бар. Җәгъфәр әфәнде Газизбаев әйтүенчә, кайбер илләрдә, мәсәлән, Индонезиядә, җитештерелә торган продукциянең 80 проценты хәләл стандартлары буенча сертификатлаштыру аша үткән. Әлеге товарлар арасында азык-төлек кенә түгел, ә бизәнү әйберләре, көнкүреш химиясе, дарулар һ.б. да бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе