9 июльгә кадәр Алабуга районы Тарловка авылы янында балалар өчен «Безнең тарих» чатыр лагереның тарихи-туган якны өйрәнү сменасы эшләячәк.
Республика Милли музее «Җәй» республика үзәге, «Ватан» иҗтимагый яшьләр берләшмәсе белән берлектә 15 ел дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен гадәти булмаган биремнәр оештыра. Быел лагерьне оештыруга «Түбән Кама» милли мәдәни паркы да кушыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Лагерьдә ял итүчеләр үзенең кече Ватаны тарихын, бабалар тормышын өйрәнәчәк; халык һөнәрчелеге, иҗади остаханәләрдә шөгыльләнәчәк, казу эшләрендә катнашачак. Лагерь территориясендә металл кою, сөяктән әйбер эшләү, металл эшкәртү, тиредән эшләнмәләр ясау остаханәләре җәеләячәк. Балалар сөңгеләр белән көрәшергә, җәядән атырга, чигәргә өйрәнәчәк.
«Түбән Кама» паркы белгечләре исә яшьләрне кошлар һәм хайваннар гадәтләре белән таныштырачак, үләннәр турында мәгълүмат бирәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде