Кораллы палестиналылар БМО тарафыннан Палестина үзәгендә төзелгән «Җәйге уеннар» балалар лагерен яндырганнар, дип хәбәр итте җирле полиция вәкиле Әйман әл-Батниджи РИА «Новости» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, лагерьга зур зыян салынган. Якынча 5 кешедән торган коралланган төркем лагерь сакчыларын бәйләгән, соңыннан лагерьны тулысынча яндырган. Качар алдыннан алар лагерь җитәкчелегенә янаулар язылган хат та калдырган. Вәхшиләрнең битләрендә маска булу сәбәпле, аларны тану мөмкин булмаган.
Полиция хәзер әлеге җинаятьне башкарган адәмнәрне эзләү белән мәшгуль. Аларны һичшиксез табачакбыз, дип белдерә алар. Хәзергә алар 23 майда Газада качаклар өчен төзелгән лагерьны (ул шулай ук БМО тарафыннан оештырылган булган) яндыруда катнашкан хәрәкәт вәкилләре түгелме икән, дигән фикер бар. Ул чакта 30лап Палестина хәрбие качаклар лагереның барлык үзәк корылмаларын яндырган иде. Әлеге җинятьне башкаручылар полиция тарафыннан кулга алынды.
Исегезгә төшерәбез, Палестинада балалар өчен 35 лагерь төзелгән. Анда 25 меңнән артык качак бала яши.
(Фото РИА «Новости» сайтыннан)

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык