Төмән өлкәсенең Матмасы авылында яңа мәчет ачылды

Төмәннең Ленин администртив өлкәсендәге Матмасы авылында ике катлы таш мәчет ачылды. Яңа гыйбадәт йортын искесе янына ук төзеп куйганнар. Ул Төмәндә яшәүче

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

24,63 KbТөмәннең Ленин администртив өлкәсендәге Матмасы авылында ике катлы таш мәчет ачылды. Яңа гыйбадәт йортын искесе янына ук төзеп куйганнар. Ул Төмәндә яшәүче мөселман эшкуарлары ярдәме белән аякка бастырылган.

Элеккеге агач мәчет җомга намазына килүчеләрне сыйдырмый башлаган булган. Бу мәсьәләне ничек тә хәл итү өчен башта мәчетнең хатын-кызлар өлешен ирләрнекенә кушып  караганнар. Әмма алай да мәсьәлә хәл ителмәгән.

Яңа мәчеттә исә ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә иркен намаз уку заллары каралган. «Хәзергә ирләр залы гына эшли әле. Хатын-кызлар өлешендә төзелеш эшләрен тәмамлыйсы бар. Җомга намазыннан соң мөселманнар җыелып, хатын-кызлар залында эшләрне тизрәк тәмамлау турында сөйләште», - дип хәбәр итә  мәчетнең имамы Руслан Садретдинов  «IslamNews.ru»  мәгълүмат агентлыгына.

Элеккеге агач мәчетнең бинасын да мөселманнар әрәм иттереп яткырырга теләми. Аны мәчете булмаган кайсы да булса авылга күчереп салу ниятләнә.

(Фото «IslamNews.ru» сайтыннан) 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе