2013 елда «Зур егермелек» саммиты Россиядә үтәргә мөмкин. Бу турыда журналистларга РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович хәбәр итте.
«Әле бу мәсьәлә буенча соңгы карар кабул ителмәде. Россиянең «Зур егермелек»не үзендә кабул итү-итмәү мәсьәләсе Сеулда үтәчәк саммитка кадәр хәл ителергә тиеш», - дип белдерде Дворкович әфәнде «Интерфакс» агентлыгына.
Россиядән кала, Төркия дә 2013 елдагы саммитны үзендә үткәрергә тели икән. Дворкович сүзләренчә, заявкалар турында фикер алышу 2011 елда Сеулда узачак саммитка кадәр дәвам итәчәк. Торонтода исә 2012 елгы саммитның кайда үтәчәге билгеле булды: ил башлыкларын тагын ике елдан Мексика үзенә җыячак.
Исегезгә төшерәбез, быелгы саммит 26-27 июньдә Канаданың Торонто шәһәрендә үтте. Аңа кадәр Хантсвилл шәһәрендә «Зур сигезлек»кә керүче илләрнең (Россия, АКШ, Бөекбритания, Франция, Германия, Япония, Италия һәм Канада) җитәкчеләре киңәшмә үткәреп алды.
Сүз уңаеннан, Россия 2006 елда «Зур сигезлек» җитәкчеләрен кабул иткән иде. Ул вакытта саммит Санкт-Петербург шәһәрендә үтте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык