27 июндә Кыргызстанда илнең яңа конституциясен кабул итү буенча референдум үтте. Референдумга бары тик бер генә сорау чыгарылган иде: «Сез Кыргызстанның яңа конституциясе кабул ителүгә ризамы?» Соңгы нәтиҗәләр буенча, референдумда катнашкан халыкның 91%ы яңа конституцияне яклап чыккан. Бу турыда Кыргызстанның Үзәк сайлау комитеты сайтында хәбәр ителә.
Кабул ителгән яңа конституция проектын Корманбәк Бакиевны җитәкчелектән алып ыргыткан яңа хөкүмәт тәкъдим итә. Аның буенча Кыргызстанда президентның вәкаләтләре шактый киметелә. Ул күбрәк тәкъдим итү функцияләрен генә башкарачак. Нәтиҗәдә, Кыргызстан парламент республикасына әверелергә тиеш.
Бүген иртән алынган мәгълүматлар буенча 2 318 сайлау участогының 2 189ы буенча бюллетеньнәр инде эшкәртелгән. Алар буенча сайлауга килгән халыкның 90,84%ы яңа конституцияне кабул итү яклы, ә 7,84%ы - каршы. Үзәк сайлау комиссиясе референдумның соңгы нәтиҗәләре 5 июльдә билгеле булачак, дип белдерде.
Апрельдә булган хакимият алмашынудан соң җитәкчелеккә Роза Өтенбаева җитәкчелегендәге оппозиция партиясе килде. Роза Өтенбаева "күчеш чорының" президенты итеп билгеләнгән иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык