Медведев төрек премьеры белән очрашты

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты бу көннәрдә Канадада үтүче «Зур сигезлек» һәм «Зур егермелек» саммитларында катнаша. Торонто шәһәрендә үтүче «Зур

БӘЙЛЕ
2010 Июн 28

19,38 KbИсегезгә төшерәбез, Россия Президенты бу көннәрдә Канадада үтүче «Зур сигезлек» һәм «Зур егермелек» саммитларында катнаша. Торонто шәһәрендә үтүче «Зур егермелек» кысаларында Медведев Төркия премьер-министры Рәҗәп Таип Эрдоган белән очрашу үткәрде. Әлеге очрашу вакытында сәясәтчеләр ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм май аенда кул куелган килешүләрнең үтәлеше турында фикер алышты, дип хәбәр итә «РИА-новости».

«Медведев һәм Эрдоган очрашуда Россия Президентының Төркиягә май аендагы  эш сәфәре вакытында кул куелган килешүләрнең үтәлеше һәм ике ил арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды», - дип хәбәр итә Президент делегациясеннән бер вәкил.

Сүз уңаеннан, май аендагы очрашу вакытында Россия белән Төркия атом электр станцияләре төзү һәм эксплуатацияләү турындагы килешүгә кул куйган иде. 2009 елда Россия чираттагы АЭСны төзү буенча тендр откан булган. Әмма Төркия ни өчендер әлеге төзелешне туктатырга мәҗбүр булган. Ул очрашу вакытында шулай ук Самсун-Җәйхан нефть үткәргечен җәелдерү турында да сөйләшүләр булган иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе