28 июньдә Казан ислам икътисадчылары, сәясәтчеләр, эшкуарлар тупланган үзәккә әвереләчәк. Бүген Казанда ислам финанслары һәм икътисады буенча II Халыкара саммит башлана.
Кичә исә башкаланың «Мираж» кунакханәсендә консалтинг һәм хокук компанияләренең саммит алды семинары булып үтте. Чарада Бөекбритания, Казахстан, Бахрейн, һәм Россия белгечләре ислам икътисадын төрле илләрдә гамәлгә кертүнең хокукый нигезләре турында фикер алышты. Британия базарында финанс хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнүче компаниянең башлыгы Гомәр Шәех үз чыгышы вакытында: «Лондонда ислам финанслары тулы куатенә эшләп китсен өчен 6-7 ел вакыт кирәк булды. Әмма мин Россиягә әлеге вакытны ике тапкырга кыскартырга ярдәм итәргә телим», - дип белдерде. Моңа ирешергә мөмкин, дип белдерде икътисадчы. Бары тик ислам финанслары белән шөгыльләнүче төп оешмалар белән һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк. Алар катнашында һәрдаим түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, киңәшмәләр үткәреп торырга, әлеге чараларга төрле өлкәдәге белгечләрне дә чакырырга кирәк. Мондый аралашып торулар килеп туган проблемаларны чишү өчен менә дигән мөмкинлек, диде Гомәр әфәнде.
Лондоннан килгән тагын бер вәкил - хокук белгече Гомәр Фарук мөселман булмаган дәүләтләрдә ислам финансларын куллану буенча киңәшче булып эшли. Ул киңәшмәдә катнашучыларга хокукый хезмәтләр өчен киткән чыгымны ничек киметеп булуы турында сөйләде. Биредә юристның үз эшенең остасы булуы да мөһим, дип белдерде ул. «Яхшы юрист булган барлык куркынычларны һәрвакыт исәпкә ала. Ул акча өчен генә түгел, ә үзе өчен дә эшли», - дип белдерде Фарук әфәнде.
«Пепеляев Груп» компаниясенең халыкара салым тәҗрибәсе департаменты рәисе Рөстәм Вахитовның чыгышы да зур кызыксыну уятты. Ул ислам икътисадының Россия салым системасына нинди йогынты ясаячагы турында сөйләде.
Катнашучыларның чыгышы шактый гына бәхәсләр дә китереп чыгарды. Киңәшмәдә ислам икътисадын куллану өлкәсендә булган тәҗрибә турында да фикер алышу булды, төрле тәкъдимнәр яңгырады.
Нәтиҗәдә ислам икътисадының хокукый базасын камилләштерү фикере хупланды. Бу уңайдан халыкара стандлартларны да исәпкә алырга кирәк, дигән фикер белән катнашучыларның барысы да килеште.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде