Россиядән Кыргызстанга җибәрелгән «Тынычлык миссиясе» делегациясе кире әйләнеп кайтты. Әлеге чара Россия Мөфтиләр шурасы тарафыннан оештырылган иле. Делегация Бишкәк, Җәләл-Абад, Ош шәһәрләрендә булып, җитәкчелек, мөселман өммәте вәкилләре, аксакаллар белән очрашып кайтты.
Делегация әгъзалары Ош һәм Җәләл-Абадта булган хәлләр белән урында килеш таныштылар. Алар андагы мөселманнар белән очрашып, аралашып, аларга рухи ярдәм күрсәттеләр, дип хәбәр итә IslamRF.ru сайты.
Миссия делегатлары шулай ук РФнең Кыргызстандагы гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Валентин Власов, Кыргызстанның Вакытлы хөкүмәте рәисе урынбасары Амурбәк Тикибаев белән дә очрашты. Алар россиялеләргә Кыргызстан халкына ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтләр белдерде.
Әлеге бәрелешләрдә аеруча зыян күргән үзбәк мәхәлләләренең аксакаллары әлеге каршылык милләтләр арасында килеп чыкмады, дип белдерде. Бу вакыйга - бары тик провакация генә, махсус шулай оештырылган чара, ди алар. Шуңа күрә халыкның рәсми даирәләргә ышанычы бик түбән дәрәҗәдә.
«Тынычлык миссиясе» вәкилләре халык арасында вәгазьләр белән дә чыгыш ясаган. Дин вәкилләрен тыңларга берничә йөздән берничә мең кешегә кадәр җыелган иде, дип хәбәр итә IslamRF.ru .

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде