«Касыймия» мәдрәсәсе мөселманнарга кайтарылды

Кичә Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсе бинасы рәсми рәвештә «Апанай» мәчете мәхәлләсенә тапшырылды. Бу уңайдан оештырылган тантанада Дәүләт милке

БӘЙЛЕ
2010 Июн 25

Кичә Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсе бинасы рәсми рәвештә «Апанай» мәчете мәхәлләсенә тапшырылды. Бу уңайдан оештырылган тантанада Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстандагы идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Козлов, ТР мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов, Казан мөхтәсибе, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, мәхәллә халкы катнашты.

Архив мәгълүматлары буенча, «Касыймия» мәдрәсәсе «Апанай» мәчете белән бер үк вакытта XVIII гасыр уртасында мөселманнар акчасына төзелгән. Ул гасырлар дәвамында төрлечә аталып йөртелгән. «Апанай», «Күл буе» мәдрәсәсе дә булган ул. 1899 елдан алып мәдрәсә ябылганчы, аның белән Икенче җәмигъ мәчетенең указлы мулласы Касыйм Салихов җитәкчелек иткән. 1917 елда мәдрәсә бинасы дин тотучылардан тартып алынган.

1997 елда «Апанай» мәчете мәхәлләсе мөселманнары дәүләт органнарына мәдрәсә бинасын дин тотучыларга кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әмма әлеге бинаның кем милке икәнлеге ачык булмау һәм аны законсыз рәвештә хосусыйлаштырырга омтылу аркасында, бинаны кире кайтару процессы оәак елларга сузылды. Нәтиҗәдә Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык «Касыймия» мәдрәсәсе бинасын мөселманнарга кире кайтару мәсьәләсен уңай хәл итте.

Тантанада Владимир Козлов билгеләп үткәнчә, «Касыймия» мәдрәсәсе Идел буенда иң яхшы уку йортларыннан саналган. Анда төрле елларда татарның дини һәм иҗтимагый фикерле вәкилләре белем алган.

В.Козлов, әлеге тарихи бинаны дин тотучыларга кайтаруның озакка сузылуын, үз вакытында дини оешмалардан тартып алынган биналарны кире тапшыру нисбәтеннән «Дини әһәмияттәге милекне тапшыру турында» федераль законның эшләнүен хәбәр итте. «Киләчәктә монда республика үсешенә өлеш кертерлек дин әһелләре тәрбияләнсен», - диде ул.

Вәлиулла хәзрәт Якупов сүзләренчә, «Касыймия» мәдрәсәсе бинасын дин тотучыларга кире кайтаруда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстандагы идарәсенең өлеше зур булган.

Агентлыкның республикадагы идарәсе башлыгы Елена Паткина билгеләп үткәнчә, «Касыймия» мәдрәсәсен дин тотучыларга тапшыру – тарихи вакыйга. «Татарстан территориясендә беренче тапкыр, В. Путин кул куйган РФ Хөкүмәте карары белән, дини бина мәхәлләгә кире кайтарыла. Без бик күп судлар аша уздык. Бары РФнең Югары арбитраж суды гына безнең позицияне хуплады һәм бу бинаны федераль милек итеп таныды», - диде ул. Берничә көн элек кенә бу бинадан арендаторлар чыгарылган. «Бу объектны дини оешмага тапшырып, без республикабызның тарихи, мәдәни мирасын гына саклап калмыйча, бу җирлектә гомер итүче халыкларның диндә үсеш кичерүенә булышлык итәргә омтылабыз. Мин уртак хезмәтебез бушка китмәс һәм мәдрәсә бинасында тиздән догалар ишетелә башлар дип өметләнәм», - дип ассызыклап үтте Елена Паткина һәм Вәлиулла хәзрәткә «Касыймия» мәдрәсәсе бинасының Апанай мәчете мәхәлләсе милке икәнлеген раслаучы актлар тапшырды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе