Ислам конференциясе оешмасы бердәм хәләл стандартлар эшләүне үз өстенә алды. Бу турыда журналистларга Тайландтагы Чулалонгкорн пашта исемендәге университет карамагындагы Хәләлне фәнни-тикшерү үзәге директоры, профессор Винай Дахлан хәбәр итә.
Бүген күп кенә эшкуарлар хәләл продукция дигән булып, теләсә нинди азык-төлек саталар. Чөнки хәләл ризыклар халык арасында хәзер бик зур популярлык казана бара. Винай Дахлан бу уңайдан: «Әмма мөселманнар чыннан да хәләл ризык куллануларын төгәл белә алмый», - дип белдерә. Моның сәбәбе: төрле илләрдә төрле хәләл стандартлары булдырылган. Алар кайвакыт бер-берсенә үк каршы килә. Нәтиҗәдә буталчыклык, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга, дип хәбәр итә Ansar.ru сайты.
«Бөтен илләр һәм оешмалар кабул итәрлек уртак стандартлар булдырсак бик яхшырак булачак. Хәләл азык-төлек базарында бүген АКШ, Бразилия, Австралия кебек мөселман булмаган илләр әйдәп бара. Шуңа күрә бердәм стандартлар кабул итү аеруча актуаль», - ди Винай Дахлан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык