Иртәгә Казанда «KAZANHALAL 2010» халыкара күргәзмә-ярминкәсе башлана

Иртәгә, 26 июньдә, Казанда «KAZANHALAL 2010» халыкара күргәзмә-ярминкәсе башлана. Ике көнлек күргәзмә-ярминкә ислам бизнесы һәм финанслары буенча II Халыкара саммит

БӘЙЛЕ
2010 Июн 25

Иртәгә, 26 июньдә, Казанда «KAZANHALAL 2010» халыкара күргәзмә-ярминкәсе башлана. Ике көнлек күргәзмә-ярминкә ислам бизнесы һәм финанслары буенча II Халыкара саммит кысаларында «Яшәү рәвеше буларак – хәләл» шигаре белән оештырыла.

Оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша.

Күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, Россия һәм Бердәмлек җитештерүчеләрен дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Күргәзмә-ярминкә «Ит һәм сөт җитештерү», «Икмәк ризыклары», «Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар», «Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)», «Туризм, косметика, фармацевтика», «Архитектура, төзелеш оешмалары», «Кием, тукыма, аксессуарлар», «Нәшрият», «Мәгариф» һәм «Ингредиентлар» юнәлешләре буенча оештырыла.

Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.

ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.

Күргәзмәнең эшлекле программасы «Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе» форумы, хәләл продукцияне җитештерү, логистика, консалтинг, стандартлаштыру үзенчәлекләре мәсьәләләренә кагылышлы конференцияләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр уздыруны күз алдында тота.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе