«Светлячок и его друзья» дигән балалар журналының дүртенче саны дөнья күрде. Мөселман балалары өчен чыгучы әлеге журналның яңа саны укучыларны каникуллар җитү белән котлый һәм бик күп кызыклы язмалар белән сөендерә.
Әлеге журналның яңа санында тәһарәт алу тәртибе, җәйге кызу көннәрдә мөселманча дөрес һәм шул ук вакытта уңайлы итеп киенү серләре белән танышып булачак. Журналда шулай ук балалар өчен «Комикс»лар да басыла. Укучылар биредә өч дусның маҗаралары турында укый алачак.
Басманың яңа санында укучылар өчен сюрпризлар да бар. Бу санда «Новости виртуального домика» һәм «Словарь маленького мусульманина» дигән яңа рубрикалар да урын алган. Традицион кул эшләре рубрикасы да бар. Ул рубрикада журналны укучы малайлар һәм кызлар курчакка кием тегәргә, тәһарәт алу өчен комган ясарга өйрәнәчәк.
Яңа санда мәзәкләр, табышмаклар, ребуслар, тестлар һәм башка бик күп төрле кызыклы әйберләр табып булачак. Журнал турында тулырак мәгълүматны svetlyaki.ru сайтында табарга мөмкин.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык