Кичә Пермь краенда беренче хәләл азык-төлек җитештерүче оешма теркәлде. Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин шәхси эшкуар Наил Әхмәтовка беренче санлы хәләл стандарт документы тапшырды. Бүгеннән Наил Әхмәтовның «Рада» кондитер компаниясе хәләл кондитер эшләнмәләр чыгару белән шөгыльләнәчәк.
«Рада» компаниясе инде шактый еллар дәвамында халыкны тәмле тортлар, баллы ризыклар белән сөендерә. Бер ай элек биредә җитештерелүче 3 төрле торт («Буржуа», «Дебют» һәм «Император» тортлары) хәләл стандарт комитетына тикшерүгә тапшырылган иде. Тортлар барысы да тикшерүне үткән һәм кичә тантаналы шартларда Наил Әхмәтовка Пермь краенда иң беренче булып «Хәләл» сертификаты тапшырылды.
Наил әфәнде хәләл тортларга чын мөселманча исемнәр дә биргән. Хәзер алар «Батыр», «Сабантуй» һәм «Ясмин» дип атала. Бүген әлеге яңа продукцияләре белән «Рада» кондитер компаниясе Казанга «KAZANHALAL-2010» халыкара форумына юл алды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык