Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран ислам республикасының Казвин провинциясе губернаторы Әхмәд Аджам белән очрашты.
Казан Кремлендә үткән очрашу вакытында Р.Миңнеханов Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекнең нигезендә сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре ятуын әйтте. Ирандагы партнерлар белән иң актив эш алып баручылар арасында «КамАЗ», «Казан вертолет заводы», «Нижнекамскнефтехим» кебек эре оешмалар бар.
Татарстан Президенты сүзләренчә, ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Иң кызыклы юнәлешләр арасында ул мәдәният өлкәсен атады. Иран кунагы үз чиратында татарстанлыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ислам илләре белән элемтәләрне ныгытуны хуплады.
Казвин провинциясенең мөмкинлекләренә килгәндә, Аджам әфәнде сәүдә, икътисад, туристлык кебек өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә мөмкин булуын әйтте. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан губернатор Татарстанга эшлекле төркем оештырырга тәкъдим итте. Р.Миңнеханов исә Казвин провинциясенә килергә сүз бирде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык