Казанлылар ТАССР тарихы белән таныша алачак

25 июнь көнне Татарстанның Милли музеенда «Республика туганда» дигән күргәзмә ачыла. Нәкъ бу көнне Казан эшчеләр, солдатларһәм крестьян депутатлары ТАССның вакытлы революцион

БӘЙЛЕ
2010 Июн 24

25 июнь көнне Татарстанның Милли музеенда «Республика туганда» дигән күргәзмә ачыла. Нәкъ бу көнне Казан эшчеләр, солдатларһәм крестьян депутатлары ТАССның вакытлы революцион комтетына хакимлекне тапшырган. Шуннан бирле бу көн ТАССР оешу көне буларак билгеләп үтелә.

Күргәзмәдә 1917-1920 елларда Идел буе, Урал буйлары җирләрендә оешкан беренче милли-дәүләт проектлары белән танышырга мөмкин. Экспонатлар арасында «Идел-Урал Штаты» картасы, Идел-Урал Штатының игълан ителүе, татарларның шул чордагы җәмәгать эшлекләре Галимҗан Шәрәф, Мулланур Вахитов турында сирәк мәгълүматлар туплаган докуметлар да бар.

Күргәзмәнең үзәк экспонаты булып 1920 елдагы Татар республикасының беренче флагы һәм картасы, Татар республикасының герб эскизы (авторы Б.Урманче), республиканың туган көне чаралардан фоторепортажлар тора. Шулай ук, экспозициядә Г. Исхакый, Г.А.Динмөхәмәтова, С.Г.Батыевларның мемориаль комплекслары, төрле елларда Татарстан көненә бүләк ителгән бүләкләр, медальләр дә урын алган.

Тамашачы үз игътибарын Ленин ордены рәсеме сүрәтләнгән Казан мех комбинаты Татарстанның 40 еллыгына әзерләгән панносына юнәлтми калмас. Күргәзмәгә куелган татар рәссамнарының полотналарында республикабызның тарихын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Л.А.Таттахов, Х.А.Якупов хезмәтләрендә Татарстанның уңган хезмәтчәннәре, мәдәният-сәнгать кешеләренең портретларында күрергә мөмкин, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең эш кабинетындагы җиһазлар, Казанның 1000 еллыгына бирелгән бүләкләр, «Казан» танкерының моделе дә биредә урын алачак, дип хәбәр итә kzn.ru сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе