Белоруссиянең төньяк–көнчыгышында урнашкан Витебск шәһәрендә һәвәскәр рәссам ханым Маргарита Сәйфегалиеваның «Татар Сабан туе» дип аталган күргәзмәсе ачылды.
Маргарита ханымны Витебскида яхшы беләләр, аны җирле татар җәмгыятенең җаны дип атап йөртәләр. Маргарита ханым инде 1990 елдан рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, аның рәсемнәре Өлкә Туган як музеенда, Польшаның Отренбус халык сәнгате музеенда, Мәскәүнең «Царицыно» дәүләт музей–тыюлыгында һәм шәхси җыелмаларда саклана. Маргарита ханым ире Кәнәфи Сәйфегалиев белән дөньяны күп гизгән, чөнки Кәнәфи әфәнде хәрби эштә хезмәт куйган, ә үзе исә ул гомере буена табибә булып эшләгән.
Витебск шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә оештырылган күргәзмә ачылышына бик күп татарлар килде. Араларында табиблар да, галимнәр, инженерлар бар иде. Гомерләрен бу җирдә үткәрсәләр дә, күпчелегенең нәсел тамырлары Идел буеннан чыккан. Сабан туе күренешләрен, татар милли көнкүреше үзенчәлекләрен чагылдырган рәсем күргәзмәсе барысының да күңеленә хуш килде. «Минем тамырлар», «Татар мунчасы», «Туган авыл мәчете» кебек милли рух белән сугарылган рәсемнәр дә күргәзмә эчтәлеген тулыландырып торды, дип хәбәр итә «Интертат».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык