Мисыр мәчетендә яңа кагыйдә: телефоныңны сүндермәсәң - түлә

Мисырның Аййат шәһәрендәге мәчеттә бик кызыклы кагыйдә керткәннәр. Мәтеттә кәрәзле телефоны шалтыраган кешегә 10 фунт (1,8 доллар) күләмендә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 24

Мисырның Аййат шәһәрендәге мәчеттә бик кызыклы кагыйдә керткәннәр. Мәтеттә кәрәзле телефоны шалтыраган кешегә 10 фунт (1,8 доллар) күләмендә штраф салалар. Әлеге штраф сәдака буларак мәчет фондына бирелә. Мондый алымны мисырлылар беренче булып кулланган, дип хәбәр итә Islam-portal.ru .

Мәчеткә килүчеләр телефон шалтыраган өчен җәза бирелү турында хәбәрдар булсын өчен, ишек кырыена «Мәчеттә телефон шалтырау сезнең өчен 10 фунтка төшәчәк», - дигән белдерүләр куелган.

Мәчет хезмәткәрләре, яңа кагыйдә кертелгәннән соң, Аллаһ йортында телефон шалтыравы бик сирәк ишетелә башлады, дип хәбәр итә. Моңа кадәр исә мәчеттә намаз вакытларында да кесә телефоннары кычкырып «җырлап җибәрә» торган булган. Әмма Мисырның Вакыф эшләре буенча министрлыгы мондый кагыйдәләр кертү бик үк законлы түгел, дип белдерә. Вакыфлар министрының урынбасары Шауки Габдел Латиф: «Мондый төр штрафлар кертү ислам кагыйдәләренә туры килми. Без сәдаканы кешедән көчләп алырга тиеш түгел. Кагыйдәне керткәнче зәкәт комитеты белән киңәшергә кирәк иде», - дигән бу уңайдан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе