Согуд Гарәпстанында эшләп килүче Ислам үсеше банкы (Islamic Development Bank) 500 миллион долларлык фонд оештырып җибәрергә ниятли. Әлеге фонд мөселман илләрендә арзанлы, һәркем алырлык торак йортлар төзүгә акчалата ярдәм итәчәк.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча ислам корпорациясенең башкарма директоры Хәлил Әл-Әбуди: «Фонд агымдагы елның өченче кварталында эшли башлаячак», - дип хәбәр итте. Банк Ислам конференциясе оешмасына кергән 56 илдә гамәлгә ашырылачак проектларга акча бирәчәк.
Эш берничә этапта алып барылыр дип көтелә. Беренче этапта инвестицияләр Якын Көнчыгыш, Африка һәм Үзәк Азиядәге 10 илгә кертеләчәк. Алга таба башка илләргә дә ярдәм итү күздә тотыла. «Без инде 10 илне, аларда тормышка ашырылачак бер-ике проектны сайлап куйдык. Әлеге проектлар буенча эш фонд ачылуга ук башланачак», - дип белдерде Хәлил Әл-Әбуди.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык