Кыргызстанга Россиядән беренче гуманитар делегация килде

21 июньдә Кыргызстанга Россиядән беренче гуманитар делегация килде. «Тынычлык миссия»се Россия мөфтиләр советы инициативасы буенч оештырыла. Аның төп максаты – Урта Азиядәге тынычлыкны куркыныч астына куйган

БӘЙЛЕ
2010 Июн 23

21 июньдә Кыргызстанга Россиядән беренче гуманитар делегация килде. «Тынычлык миссия»се Россия мөфтиләр советы инициативасы буенч оештырыла. Аның төп максаты – Урта Азиядәге тынычлыкны куркыныч астына куйган этникара конфлыктны юк итү. Россия мөфтиләр советы Рәисе Равил Гайнетдин илдә кан кою башлануга, аны тәнкыйтьләп чыккан иде.

Россия ислам мәдәнияте үзәге Президенты Абдул-Вахед Ниязов җитәкчелегендәге делегация составында танылган дин эшлеклесе Дамир хәзрәт Мөхетдинов һәм Шәех Абдулла Әфәнде исемендәге Ислам университеты (Дербент) ректоры Ариф хаҗи Сәетов та бар.

Кыргызстан башкаласы Бишкәктә әлеге делегация вәкилләре Россиянең илдәге вәкаләтле вәкиле Валентин Власов, «Ата йорт» оппозиция партиясе башлыгы Садыр Җаббаров, республиканың элеккеге гадәттән тыш хәлләр министры Камчибәк Ташиев, элекке мәдәният министры Ибраһим Юнысов һәм Диния нәзарәте вәкилләре белән очрашулар үткәрделәр. Алар дин эшлеклеләрен, аксакалларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен төбәктә тынычлык саклау өчен кулдан килгән бөтенесен дә эшләргә өндәде.

22 июньдә исә делегация вәкилләре Җәләл-Абадта җирле халык белән очрашып, биредә яшәүче кыргыз һәм үзбәк халкы вәкилләре арасында үзара сөйләшүләрне башлап җибәрде. Республиканың көньягына сәфәр нәтиҗәләре буенча Бишкектә матбугат конференциясе үтте.

Журналистлар алдында чыгышы вакытында Абдул-Вахед Ниязов кыргыз һәм үзбәк халыкларының, соңгы чиккә барып җитүен аңлап, хәзер киңәүләр башлавын әйтеп үтте. Җәләл-Абадтагы вазгыять шактый стабиль икәнен әйтте ул. Төп вакыйгалар булып үткән Ош шәһәрендә исә вазгыять катлаулырак, чөнки анда бик күп гаиләләр туганнарын югалткан. Конфликтның төп исә алар диннең җәмгыятьтә тиешле роль уйнамавында күрәләр. “Дин тиешле дәрәҗәдә үскән булса, мөселманнар бер-берсенә каршы сугышмаслар иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе