АКШ һәм Россия Президентлары ятим балалар мәсьәләсен тикшерәчәк

Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ Президенты Барак Обама 24 июньдә үтәчәк очрашу вакытында Америка гражданнарының Россия балаларын уллыкка алу проблемасы турында да

БӘЙЛЕ
2010 Июн 22

Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм АКШ Президенты Барак Обама 24 июньдә үтәчәк очрашу вакытында Америка гражданнарының Россия балаларын уллыкка алу проблемасы турында да сөйләшәчәкләр, дип хәбәр итә “РИА новости”.

“АКШка уллыкка алынган балалар турындагы имеш-мимешләр бик күп. АКШ җитәкчелеге бу уңайдан ике якка да юридик бурычлар йөкли торган рәсми документ кабул итү кирәклеге белән килеште. Әлеге документны әзерләү эше инде бара. Әмма аны кабул итү бу очрашу кысаларында гына булмас әле”, - дип белдерде бу уңайдан РФ Президенты ярдәмчесе Сергей Приходько.

Америка кешеләренең Россия ятимнәрен уллыкка алуы белән бәйле проблемалар соңгы дистә елда аеруча актуальләште. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча 1996 - 2009 елларда Россиядән АКШка уллыкка алынган балаларның 17се үлгән. Алар ата-аналарының вәхшилегеннән зыян күргән. Балаларны кыйнау, төрлечә рәнҗетү очраклары да ел саен берничә дистә теркәлә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе