Илнең хакимиятенә сылтама белән җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, үткән атна ахырында Кызыл диңгез ярында урнашкан комлыклар нефтьтән чистартылган. Нефть табы Хургададан төньяктарак табыла һәм Әл-Гуна туристлык комплексына кадәр барып җитә. Аннан Хургада үзе дә шактый зыян күрә. Белгечләр әйтүенчә, Әл-Фәнәдир, Әбү Сәдәф, Әбү Гәләвә, Әс-Сәхвә районнарында коралл рифлары да шактый пычранган.
Кызыл диңгез провинциясе губернаторы Мәһди Кобайесси "Egyptian Gazette" басмасына хәбәр итүенчә, чистарту эшләре җомгада ук башланган, аңа 2 меңнән артык эшче җәлеп ителгән. Дүшәмбегә исә Хургада янындагы нефть табы юк ителгән. Агып чыккан нефть 10 тоннадан артмау сәбәпле, аннан килгән зыян бик зур булмаган. Шулай да Хургададагы кайбер отель хуҗалары Мисырның Нефть сәнәгате министрлыгы һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгын судка бирергә җыена, дип хәбәр итә "Egyptian Gazette".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык