20 июньдә Түбән Камада яшәүче 8 егет «Түбән Кама – Болгар – Түбән Кама» маршруты буенча сәяхәткә кузгалды. Алар барлык юлны да велосипедта үтәчәкләр.
Егетләрнең барысының да шәхси машинасы бар. Шуңа да карамастан, алар үз алдына 240 километр араны велосипедта үтәргә дигән максат куйган. Үзләре белән алар иң кирәкле әйберләрне генә алганнар. Болар: палатка, ашау-эчү һәм көндәлек кирәк-ярак. Сәяхәтчеләрнең маршруты Биләр тарихи шәһәрлеге, танылган химик Александ Бутлеров җирләнгән Бутлеровка авылы аша үтәчәк. Болгарда исә алар тарихи корылмалар белән танышырга, авыл халкы, җитәкчелек белән очрашырга ниятли. Кире Түбән Камага исә егетләр теплоходта кайтачак.
Сәпитле сәяхәттә катнашырга теләүчеләр бик күп булган. Аларның күбесе – кызлар. Әмма егетләр әлегә үзләре генә барырга булган. Әгәр дә сәяхәт уңышлы үтсә, алар әлеге велойөгерешне ел саен үткәрергә хыялланалар.
Сүз уңаеннан, Түбән Кама урамнарында сәпиттә җилдерүчеләр саны елдан-ел арта бара. Биредә сәпитчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: махсус юллар бар, бордюрлардан төшү дә сәпитчеләр өчен җайлаштырылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык