Косово башкаласы Приштина шәһәрендә 5 меңгә якын кеше хөкүмәтнең мәктәпләрдә хиҗабтан йөрүне тыюына каршы чыгып, митинг оештырды. Митингта катнашучылар үткән айда кертелгән канунның гамәлдән чыгарылуын һәм хиҗаб киюләре өчен вакытлыча мәктәптән куылган кызларга укуларын дәвам иттерергә рөхсәт ителүен таләп иттеләр. Демонстрацияне оештыручыларның берсе Хәлил Кастрати әйтүенчә, протест акциясе хөкүмәт кызларга мәктәпкә йөрергә рөхсәт иткәнче барачак.
2008 елда Сербия составыннан аерылып чыгып, бәйсезлек яулаган Косово халкының 90 проценты – мөселманнар. Әмма Хөкүмәт һәм парламентта күпчелекне албаннар тәшкил итә, алар исә дөньяви юнәлештә эш итә. Бу турыда Islamnews.ru сайты хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык