Азнакай районының Камышлы авылында яңа мәчеткән нигез салыну турындагы хәбәр авыл халкын, шушы җирдә туып үскән, бүген читтә яшәүче кешеләрнең колагына тиз барып ирешә. Шушы сөенечле вакыйга аларны бергә туплый да. Мәчет торгызу эшен исә күп еллар дәвамында авылны аякка бастыру өчен тырышып йөрүче интернационалист-сугышчы, «Лидер-Авто» ҖЧШнең генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов башлап җибәрә.
Яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасына районның имам-мөхтәсибе Гамирҗан хәзрәт Якупов та килде. Чарада шулай ук Чалпы авыл җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимов, Тарсус шәһәре мэры, Төркия делегациясе башлыгы Борһанетдин Кожамаз һәм башка кунаклар катнашты. Мәчеттә беренче азан бер елдан әйтелер дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык