Пермь краеның Карагай районында иртәгә археологик тикшеренүләр башлана. Казу эшләре Рождественски шәһәрлегендә барачак. Аны Пермь археологы Андрей Белавин һәм мөфти Мөхәммәдгали Хуҗин оештырган.
on-line.perm.ru сайты хәбәр итүенчә, Рождественски шәһәрлегендә элек борынгы Болгар шәһәре Афкула урнашкан булган. Әлеге шәһәр Идел Юолгарстанының төньяктагы башкаласы ролен үтәгән. Әлеге шәһәр аша Пермь җирлегендә ислам дине таралган. Әлеге шәһәрдә борынгы мәчет булган, дип фаразлана. Казу эшләре вакытында тарихчылар әлеге мәчет хәрабәләрен табарга ниятлиләр.
Казу эшләре ике этапта башкарылачак. Беренче этапта эшнең төгәл планын өйрәнү, казыласы террирорияне ныклап тикшерү, ислам галимнәре белән киңәшү күздә тотыла. Икенче этапта исә турыдан-туры казу эшләре башкарылачак.
Беренче этапта башкарыласы эшләрне археологлар 2010 ел ахырына төгәлләргә ниятлиләр, дип хәбәр итә IslamRF.Ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде