Өчпочмак төрекләрнең хушын алган

Истанбулда җәйге күңел ачу фестивале кысаларында оештырылган аш-су бәйгесендә татар халык ашы - өчпочмак та катнашты. Жюри әгъзалары сайлап алуда шактый кыенлык кичерде. 100 баллның 30ы -

БӘЙЛЕ
2010 Июн 21

Истанбулда җәйге күңел ачу фестивале кысаларында оештырылган аш-су бәйгесендә татар халык ашы - өчпочмак та катнашты.

Жюри әгъзалары сайлап алуда шактый кыенлык кичерде. 100 баллның 30ы - ризыкның тышкы күренеше өчен, 10 баллы аны тәкъдим итү рәвешенә бирелсә, калган баллар тәмен бәяләүгә куела. Әнә шундый бәяләү системасы нигезендә Рушания Алтай пешереп алып килгән өчпочмаклар беренче урынга лаек дип табылды. Мәртәбәле жюрига өчпочмаклар Татарстаннан китерелгән зур фарфор табакта татар тастымаллары белән тәкъдим ителде. Чараны алып баручы, Рушания ханымны сәхнәгә чакырып, тамашачыларга да татар ризыгын күрсәтүен үтенде. Милли татар киемнәре кигән Рушания Алтай татар халкының аш-суы, табыны белән бәйле гореф-гадәтләре турында сөйләде, өчпочмакның ничек ясалуын аңлатты.

Урыннар Истамбулның  Үскүдар районы хакимияте башлыгы Мостафа Кара тарафыннан ачыкланды, призлы урыннарны яулаучыларны тәбрикләп, бүләкне дә ул үзе тапшырды. Һәм беренче урынны ачыклаганнан соң: «Шәһәребездә төрле милләт вәкилләре яши. Бүген без Казан татарларының бер вәкиле белән таныштык, ул безгә ата-бабаларыбыз туфрагы җылысын саклаучы нигъмәтне тәкъдим итте. Төрки халыкларның нинди киң географиягә җәелгәнен, аның нинди бай традицияләргә ия булганлыгын аңладык бүген», - диде ул.

Тамаша тәмамланганнан соң төрек ханымнары Рушания Алтайны сырып алып, өчпочмакның рецептын яңадан аңлатуын сорадылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе