Сомалида футбол буенча Дөнья чемпионатының исламга килешмәвен алга сөргән динче төркемнәр, матч караучыларны җәзалый. Шимбә көнне коралланган динче төркемнәр матчны карарга дип җыелган җанатарлар йортына басып керә. Нәтиҗәдә 2 кеше үтерелә, 30 кеше кулга алына.
Сомалида кайбер җирләрдә хакимиятне үз кулында тоткан динче төркемнәр, футбол буенча Дөнья чемпионаты башланыр алдыннан ук футбол яратучыларны кисәтеп куйды: «Футбол карарга ярамый. Караган кеше халык алдында камчы белән кыйналачак. Каршы килгән кешене хәтта зуррак җәза көтә».
Сомалида ике динче төркем бар, «Хизбул Ислам» һәм «Әл Шабаб». Бу төркемнәр үз карамагындагы җирләрн белән шәригать кануннары буенча идарә итә. Әмма алар кайвакыт бик кискен чараларга да бара. Мисал өчен, алар 2006 елда ук футболны «шайтан уены» дип атап, футбол карауны тыйган иде.
Эфиопия көчләре 2007 елда динче режимны бетерергә тырышса да, Сомалида соңгы елларда аларның тәэсире арта гына бара, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык