Казанның Киров районындагы 2нче клиника хастаханәсендә бүген яңа бина ачылды. Яңа бинада мөселманнар һәм христианнар өчен намаз уку бүлмәләре дә булдырылган. Моннан соң авыручыларга дин вәкилләре дә ярдәм итәчәк.
Мондый төрдәге рухи ярдәм авыруларга бик кирәк, дип белдерә хастаханә хезмәткәрләре. Табибларның мөмкинлекләре чикләнгән. Кайвакыт дәвалап булмый торган авырулар да мөрәҗәгать итә. Бу очракта авыруны һәм аның якыннарын тынычландыруда дин вәкилләре бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә ала.
Яңа бина ачылу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин бу уңайдан : «Операция өстәленә ятканчы кешегә ялгызы гына калып уйланырга кирәк.Ярдәм сорап Аллагы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү кайвакыт уңай нәтиҗә бирә. Без моны хуплыйбыз һәм мондый намаз бүлмәләре ачуга ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык