«Халыкара Амнистия» оешмасы Израильдән палестиналыларның йортларын җимерүне туктатуны таләп итә.
Оешманың махсус тикшерү нәтиҗәләре буенча, Израильнең төзелеш кануннарын бозу сылтавы белән йортларны махсус җимерүе билгеле була. «Амнистия» мәгълүматлары буенча, үткән елда 600дән артык палестиналы тораксыз калган. Аларның яртысыннан артыгы – балалар.
Халыкны кимсетүнең тагын бер ысулы – төзелеш өчен рөхсәт бирмәү. Шуның аркасында халык йортларны рөхсәтсез генә төзергә мәҗбүр. «Кү кенә аластиналылар Израильдән төзелеш өчен рөхсәтне барлык кирәкле кәгазьләрне җыйган очракта да ала алмый. Алар төзелешне рөхсәтсез генә башлый. Ник дигәндә башка чаралары юк. Нәтиҗәдә әлеге йортлар законсыз төзелгән дип җимерелә», - дип белдерде «Халыкара Амнистия» оешмасының Якын Көнчыгыш буенча урынбасары Филипп Лютер «Палестин-инфо» сайтына.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык