Төмән дәүләт нефть-газ институты «Дин белеме» белгечлеге буенча абитуриентлар кабул итү турында игълан итте. Быел әлеге белгечлеккә көндезге бүлектә дә, читтән торып та укырга мөмкин. Моңа кадәр белем алу көндезге бүлектә генә иде.
Шулай итеп, кафедраның ябылуы турындагы сүзләр имеш-мимеш кенә булып чыкты, диде бу уңайдан кафедра укытучысы Равил Тимеров IslamRF.Ru сайтына. Бу уңайдан Төмәндә яшәүче мөселман әйдаманнары Галимҗан Бикмуллин һәм Фатых Гарифуллин Төмән дәүләт нефть-газ институты җитәкчелегенә кафедраны япмауларын сорап мөрәҗәгать иткән иде. Кафедраны ябу турындагы сүзләр Светлана Шестакованың җәмгыятьтә шау-шу уяткан лекциясеннән соң йөри башлаган иде. Уку йорты җитәкчелеге әлеге вакыйгадан соң «Дин белеме» белгечлеген кыскарту турында сүзләр алып бара башлаган иде.
Әмма кафедра быел ябылмый. Быел ул христиан, мөселман, будда, яһүди мәдәнияте буенча студентлар туплый. Читтән торып уку кыскартылган (3 ел ярым) һәм тулы (6 ел) программа буенча алып барыла.
Сүз уңаеннан, әлеге кафедра Төмән өлкәсендә бердәнбер югары дини белем бирүче булып тора.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык