Чечняда машина йөртүчеләрне айнытмакчылар

Чечня Республикасы ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елның башыннан исерек килеш машина йөрткән 1300дән артык шоферны тоткарлаган. Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен Чечня Президенты

БӘЙЛЕ
2010 Июн 17

Чечня Республикасы ЮХИДИ хезмәткәрләре агымдагы елның башыннан исерек килеш машина йөрткән 1300дән артык шоферны тоткарлаган. Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен Чечня Президенты Әхмәт Кадыйров исерек машина йөртүчеләр белән профилактика эшен алып барырга кирәклеген ассызыклап үткән.

«Руль артына исерек килеш утыручылар – потенциаль кеше үтерүчеләр, - ди Ә.Кадыйров. – ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга каршы эшне уңышлы алып бара. Әмма аларның тырышлыгы ына җитми». Вазгыятьне үзгәртүгә дини оешмалар, район муниципалитетлары һәм эчке эшләр бүлекләре башлыклары да үз өлешен кертергә тиеш, дип саный Президент. Ул исерек килеш рульгә утырган йөртүчеләр белән агарту эшләре алып барырга тәкъдим итә. Әлеге сөйләшүдә дин вәкиле дә булырга тиеш, ди ул. «Бу эштә төп максат – исерек килеш руль артына утыручыга үз тормышын гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең тормышын да куркыныч астына салуын аңлатырга кирәк», - дип белдерә Ә.Кадыйров.

Бу уңайдан ул шушы арада ук хокук саклаучылар белән киңәшмә үткәрергә ниятли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе