Кыргызстандагы вакыйгаларны күзәтеп баруны дәвам иттерәбез. Каршылык бара торган өлкәләрдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү бик акрын бара, дип хәбәр итә «РИА Новости». Моның сәбәбе - җитәкчеләр эшкә чыкмый, дип аңлата гуманитар ярдәм тарату төркеме башлыгы Токтаим Умиталиева.
Россиядән китерелгән гуманитар ярдәм хәзер Ош шәһәре халкына таратыла. Шулай ук ярдәм Кытайдан, Иорданиядән, Пакистаннан һәм башка илләрдән китерелгән. Әмма гуманитар ярдәмне вакытында халыкка җиткерү тоткарлыклар белән бара икән, чөнки кораллы бәрелешләрдән курыккан җитәкчеләр эшкә чыкмый. Шулай ук гуманитар ярдәмне бушату барышында да авырлыклар туа, дип хәбәр итә Токтаим Умиталиева. «Бишкәктән ярдәм үз вакытында китә, әмма биредәге 20-30 хәрби генә йөкне бушатып җитешә алмый», - ди ул.
Умиталиева ханым сүзләренә караганда, гуманитар ярдәм төягән машиналарга да коридор ясалмаган. Аларга һөҗүм итмәсеннәр өчен бик акрын, сак хәрәкәт итәргә кирәк икән.
Бүген Ош шәһәрендә гуманитар ярдәм тарату буенча берничә штаб эшли. Якын арада аларның санын 20гә җиткерергә ниятләнә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык