Россиянең Төркия аша үтүче газүткәргече Израильгә кадәр сузылмас, ахрысы, дип белдерде Россия Премьер-министры Владимир Путин Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган белән үткәрелгән матбугат конференциясе вакытында. Израиль үз территориясендә дә газ ятмалары тапкач, моның кирәге юк, диде ул.
«Зәңгәр агым» дип аталучы газүткәргечне тагын да озайту фикере күптән карала. Кара диңгез төбеннән үтүче үткәргечнең беренче чираты 2003 елда сафка баскан иде. Ул Россиядән Төркиягә газ куа. Хәзерге вакытта әлеге үткәргечне озынайтып, газны Төркия аша башка илләргә дә куу турында сөйләшүләр алып барыла. Моңарчы газүткәргечне Израильгә сузу турында да фикерләр булган иде. Әмма күптән түгел булып үткән күңелсез вакыйгалардан соң, Төркия бу проектны тормышка ашырмау яклы. В.Путин да бу уңайдан: «Ул газ Израильгә кирәк тә түгелдер», - дип белдерде. Чөнки күптән түгел генә Израиль территориясендә геологлар шактый бай газ ятмасы тапты.
Төркия премьеры белән сөйләшү вакытында В.Путин Россиянең Израиль гамәлләрен хупламавын, Төркия корабларына һөҗүм итү вакыйгасында Израильне гаепле, дип тану яклы булуын әйтте. Бу уңайдан В.Путин әлеге эшне җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртте һәм «Мондый хәлләр башка кабатланмас, дигән өметтә калабыз», - дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, РФ Премьер-министры В.Путин хәзерге вакытта Истанбулда үтүче Азиягә ышаныч арттыру һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең (СВМДА) пленар утырышында катнаша.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык